• Русский
  • Tatarça

"Волга" яшьләр үзәге" дәүләт автоном оешмасы

Дәүләт автоном оешмасы «Волга» Яшьләр үзәгендә яшәүнең эчке кагыйдәләре.

 

1.    Гомуми тәртипләр.
1.1.     Әлеге кагыйдәләр Дәүләт автоном оешмасы «Волга» Яшьләр үзәгендә (Алга таба «Волга» ЯҮ) яшәүнең эчке тәртипләрен, үзәкнең милкен куллану, күрсәтелүче хезмәтләр күләмен, ике якның да җаваплылыгын  билгелиләр. 
1.2.     «Волга»ЯҮ дә яшәү кагыйдәләре Хөкүмәт Карары белән расланган 1997 елның 25 апрелендә кабул ителгән № 490 РФның «Кулланучылар хокукын яклау» һәм «РФдә кунакханә хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләре» кануннарына һәм Дәүләт автоном оешмасы «Волга» Яшьләр үзәге» Уставына нигезләнеп эшләнгән. 
2.    «Волга» ЯҮ милке белән куллану кагыйдәләре.
2.1.     «Волга» ЯҮ яшәү өчен телевизоры, суыткычы, кондиционеры, телефоны һәм интернеты (wi-fi) булган  -бер, -ике, -өч урынлы номерлар, эшлекле очрашулар оештыру өчен конференц-заллар, спорт мәйданчыклары, спорт инвентарьлары тәкъдим итә. 
2.2.     «Волга» ЯҮ милке белән кунаклар сакчыл рәвештә файдаланырга, җиһазларны билгеләнгән буенча кулланырга, янгын куркынычсызлыгын сакларга тиеш. Ватык җиһаз, техник сәбәп буенча эшкә яраксыз милек ачыкланган очракта, гадәттән тыш очрак булганда кичекмәстән администраторга хәбәр итәргә кирәк.
3.    «Волга» ЯҮ яшәү кайгыйдәләре.
3.1.     «Волга» ЯҮдә яшәү кагыйдәләрен өлкән администратор контрольдә тота. Ул кунакларга яшәү мәсьәләсендә аңлатмалар бирә, хезмәткәрләргә яки башка кунакларга карата булган, «Волга» ЯҮдә урнашкан кагыйдәләрне бозучы зарларын тыңлый.
3.2.     Кунаклар килешү төзегәч һәм анкета тутырганнан соң администратордан номер ачкычын алалар. Әгәр кунак номердан чыкканда аны ачкычка бикли икән, ачкычны администраторга бирергә тиеш. Номер ачкычын башка кешегә бирү тыела. Кунакка ачкычны биргәннән соң да, администраторда дубликат кала.
3.3.    Спорт площадкаларында шөгыльләнү һәм спорт инветаренән файдалану администраторга прейскурант буенча тулысынча түләгәннән соң гына мөмкин.
3.4.     Кыйммәтле милек өчен администрация җавап тотмый.
3.5.     «Волга» ЯҮдә балалар яисә яшүсмерләр төркеме торган очракта, һәрберсенең тормышы һәм сәламәтлеге өчен аларның тәрбиячеләре җаваплы.
3.6.     Тәмәке тарту аерым каралган урыннарда гына рөхсәт ителә. «Волга» ЯҮ бинасында (шулай ук балконда, тәрәзә янында, үзәк ишек каршында) һәм территориясендә тарту катгый тыела. Тыелган урыннарда тарткан очракта, кунакханә администрациясе кунакны бүлмәдән чыгарырга хокуклы.
3.7.     Күлдә су куену тыела.
3.8.     «Волга» ЯҮнә үзегез белән наркотик, психотроп матдәләр, спиртлы һәм алкогольле эчемлекләр алып керергә, аларны кулланырга, исерек хәлдә булу тыела. 3.8. пунктын үтәмәгән очракта «Волга» ЯҮ администрациясе кунакны бүлмәдән чыгарырга хокуклы.
3.9.     Оятсыз сүзләр куллану, үз-үзеңне әдәпсез тоту, этика рамкаларын бозу тыела.
3.10.     Администрация номерларда, уку һәм тренировка өчен каралган биналарда, спорт площадкаларында чисталык һәм тәртип саклауны сорый.
3.11.     «Волга» ЯҮдә шәмнәр һәм пиротехника куллану тыела. «Волга» ЯҮ территориясендә учак ягарга, газонда йөрергә, агачларны, куакларны сындыру тыела.
3.12.     Балкон киртәсеннән һәм баскыч рәшәткәсеннән үрмәләп чыгу яисә асылын тору, астагы этажга сикереп төшү тыела.
3.13.     «Волга» ЯҮдә «катгый режим» зонасында (котельная, скважина, чистарту корылмалары) булу тыела, техник биналарга керү, түбәгә менү тыела.
3.14.     Үзеңнең һәм башка кеше тормышын куркыныч астына куя торган гамәлләр башкару тыела.
3.15.     23.00 тән 7.00 гә кадәр бина эчендә һәм территориядә тынычлык саклау сорала. Бу вакытта номерларда телевизорның, компьютерның тавышын арттыру, музыка тыңлау тыела.
3.16.     «Волга» ЯҮдә барлык төр хайван тоту тыела.
4.    Энергосаклау.
4.1.     Номерларда тройник һәм озынайткычлар, көчле электро һәм җылыткыч приборлар (электр чәйнеге, үтүк) кулланырга ярамый. Номердан чыкканда кәрәзле телефон, видеокамера, фотоаппарат аккумуляторларын токтан алу сорала.
4.2.     Кием үтүкләргә, эчәргә кайнар су кирәк вакытта администраторга мөрәҗәгать итү сорала.
4.3.     Кулланганнан соң һәм номердан чыкканда кайнар һәм салкын су кранын ачык калдыру тыела.
4.4.     «Волга» ЯҮдә электроэнергия тоту чикләнгән. Электроэнергияне акылсыз рәвештә сарыф итү аны бөтен бинада өзүгә китерә.
4.5.      Кондиционер эшләп торганда тәрәзә һәм ишек ябык булырга тиеш. Һәркөнне бүлмәне җилләтергә кирәк, бу вакытта кондиционер сүнгән булырга тиеш.
4.6.     Бина эчендәге телефон номерларына шалтыратыр өчен 4 урынлы эчке номерларны кулланырга киңәш ителә. (Телефон китабы һәр номерда бар).
5.    Видеокүзәтү.
5.1.     Кунакларның иминлеген, милкен, «Волга» ЯҮнең милкен саклау максатыннан «Волга» ЯҮ бинасында һәм территориядә видеокамералар урнаштырылган. 
6.    Парковка.
6.1.     «Волга» ЯҮнең түләүле парковкасында шәхси машиналарны соңгы ике рәткә куярга рөхсәт ителә. Мөмкинлекләре чикләнгән йөртүчеләр өчен урын беренче рәттә.
6.2.      Администрация рөхсәтеннән башка «Волга» ЯҮ территориясендә машина кую тыела.
6.3.     «Волга» ЯҮ территориясендә машинада йөрү, транспортны керү һәм чыгу юлында калдырыга катгый тыела.
7.    «Волга» ЯҮ тәкъдим итүче хезмәтләр.
7.1.     «Волга» ЯҮ тәкъдим иткән төп хезмәтләр:
-    Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм чит ил яшьләренә һәм башка халык категорясенә физик культура һәм спорт буенча, ял итүне оештыру буенча, конференцияләр, семинарлар, уку-тренировка жыелышлары, ярышлар, фестивальләр, һәм башка чаралар үткәрү;
-    физик культура, спорт һәм дәвалану өлкәсендә спорт, физик-дәвалану, медицина, транспорт, кунакханә, тамаша күрсәтү хезмәтләре, ашау-эчү белән тәэмин итү, ял сәгатьләре, презентацияләр, бәйрәмнәр, фестивальләр һәм башка чаралар оештыру, шулай ук түләүле хезмәтләр күрсәтү.
7.2.     Буш урыннары булганда «Волга» ЯҮ яшәргә кунаклар кабул итә. Кунаклар иркенә кеше санына карап номерлар бирелә . Әгәр номерга өстәмә кунак урнаштырыга кирәк булганда, номер өстәмә кунак урныштырыга җайланган булса, ул кунаклар аерым түләү буенча узалар. Аерым караватлы номерга башка кунак белән урнашу өчен яки өстәмә урын кирәк булганда, бу номерга беренче булып урнашкан кунакның язма рөхсәте кирәк.
7.3.     Көндәлек җыештыру (тузан сөртү, чүп чыгару, санузеллар юу) ике көнгә бер тапкыр, урын-җир алыштыру биш көнгә бер тапкыр башкарыла.
7.4.     Кунак киткәч гомуми җыештыру оештырыла (урын-җир алыштырыла, санузел дезинфекцияләнә һ.б.)
7.5.     Кунак теләге буенча өстәмә түләүгә яки көтелмәгән очракларда урын-җир чиратсыз алыштырыга мөмкин.
7.6.     Кварталга бер тапкыр генераль җыештыру оештырыла (тәрәзә, ковер, җиһаз, жалюзи чистарту). 
7.7.     Өстәмә хезмәтләргә номерлар бронировать итү, шәһәрара һәм илара телефон элемтәсе, кәрәзле телефонга шалтырату һәм исемлектәге башка хезмәтләр керә. Барлык өстәмә хезмәтләр түләүле.
8.    Эш вакыты
8.1.     Ресепшнның һәм спорт площадкаларының эш вакыты 8:00 дән 23:00 кадәр. 
8.2.    Туклану ашханәдә билгеләнгән сәгатьләрдә оештырыла: иртәнге аш 8:00, төшке аш 13:30, кичке аш 19:00.
9.    Льготалар һәм ташламалар.
9.1.     Буш урыннар булганда «Волга» ЯҮ чиратсыз урнашу мөмкинлегенә ия:
-    Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Дан ордены кавалерлары, прокуратура хезмәткәрләре, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре; суд органнары, фельдъегер элемтәсе, салым хезмәткәрләре, дәүләт элемтәсе һәм мәгълүмәтенең федераль бүлеге хезмәткәрләре (эш вазыйфаларын башкарган вакытта)
-    беренче группа инвалидлары һәм аларны озата баручылар (бер кешедән артык түгел); Россия Федерациясе законы буенча льгота каралган башка категория гражданнары;
-    Бөек Ватан сугышы ветераннары, 2-3 группа инвалидлары, һәм аларны озата баручылар.
9.2.     «Волга» ЯҮдә 5 яшькә кадәрле балалар өчен, әгәр алар аерым йокы урыны алып тормасалар, яшәү бушлай.
10.     Күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләү тәртибе.
10.1.     Яшәгән өчен түләү кунакханә тәүлеге белән исәпләнә*. «Волга» ЯҮ урнашу – җирле вакыт белән 13:00, ә  түләү вакыты – 12:00. Кунакханә тәүлеге агымдагы көннең 12:00дән алып киләсе көннең 12:00гә кадәр.
10.2.     13:00 кә кадәр урнашу иртә санала, һәм бары тик алдан сөйләшенгән буенча киләсе тәртип буенча:
5:00 тән 7:00 кадәр – тәүлек тарифыннан 50%. Иртә урнашу түләвенә иртәнге аш керә;
7:00 дән 12:00 кадәр – тәүлек тарифыннан 30%. Иртә урнашу түләвенә иртәнге аш керә;
12:00 дән 13:00 кадәр урнашу броньга куелган номер буш булган очракта өстәмә туләүсез. 
10:00 нан 12:00 кадәр – түләү сәгать исәбеннән (һәр сәгать өчен тарифның 5%);
Номердан соңарып чыккан очракта (12:00) дән соң):
12:00 дән 18:00 кадәр – түләү сәгать исәбеннән (һәр сәгать өчен тарифның 5%);
    18:00 дән 24:00 кадәр – тәүлек тарифыннан 50%;
    24:00 тән соң– тәүлек тарифыннан 100%.
    00:00 дән 5:00 кадәр урнашу иртә урнашу саналмый, 1 тәүлеккә урнашуга тиңләнә.
4:00 тән 21:00 кадәр урнашу киләсе тәртип буенча тарифлана: 6 һәм әзрәк сәгать – тәүлек тарифыннан 50%; 6 һәм аннан күбрәк сәгать – тулы тәүлек исәбеннән тарифлана. 
Яшәү өчен түләү кунак тарафыннан (әгәр алдан түләнмәгән булса) урнашканда тулысынча түләнергә тиеш;
яки яшәү ахырына, яки чыгып киткәндә түләп бетерү шарты белән өлешенчә түли ала. 
Кунакханәгә үзенең яшәү вакыты турында хәбәр иткән мәгълүмат өчен кунак үзе җаваплы. Кунак, алдан хәбәр итмичә вакытыннан алда чыгып киткән очракта (чыгып китәргә минимум 6 сәгать кала), кунакханә, табышны югалтуны каплау максатыннан яшәү тәүлегенең 50% бәясен түләтергә хокуклы. Әгәр кунак яшәү вакытын озайтырга теләсә, кунакханә аның үтенечен кире кагырга яки тариф буенча икенче номер бирергә хокуклы. 
Кунакханәдән чыгып киткәндә кунакка дежур администраторга мөрәҗәгать итеп номерны алу-бирү тәртибен үтәргә кирәк. Әлеге тәртип 5-10 минут вакытны ала һәм аңа түбәндәгеләр керә:
-    номерның тупланышын тикшерү; 
-    кунак тарафыннан кунакханәгә китерегә мөмкин булган зыянны ачыклау. 
Кайсы да булса күрсәтелгән хезмәт буенча бурыч ачыкланган очракта исәп-хисапларны түлиләр.
10.3.    5 яшькә кадәрге баланы ата-анасы белән төп йокы урынына урнаштырганда, бала өчен түләү алынмый. Әгәр 5 яшькә кадәрге баланы өстәмә йокы урынына урнаштырганда, өстәмә йокы урыны өчен төп түләүдән 50% алына. 
10.4.    Спорт площадкаларын һәм спорт инвентарьларын арендага алган өчен администраторга алдан түләргә кирәк.
11.    Кунакларның тору вакыты тәмамлану һәм кунакханәнең кунакны урнаштыруга каршы килү.
11.1.    «Волга» ЯҮ һәм кунак арасындагы тору турындагы килешү тәмамланганнан соң, кунаклар «Волга» ЯҮнән чыгып китә.
11.2.    Фактта күрсәткән хезмәтләр өчен тулы түләүдән соң кунаклар тору турындагы килешүне теләгән вакытта өзә алалар.
11.3.    Кунак тарафыннан «Волга» ЯҮнең эчке яшәү тәлапләрен кат-кат бозган очракта яки узәкнең милкенә материаль зыян китергән очракта яки башка кунакларга кыенлыклар тудырган очракта, «Волга» ЯҮнең администрациясе кунакны урнаштыруда каршы килергә яки төзелгән килешүне таркатырга хокуклы. Бу очракта китергән зыянны каплаганнан соң, кунакка алдан түләп куелган акча кире кайтарыла. 
11.4.    Кунакның документлары булмаса, документлары дөрес түгел, документларының куллану вакыты чыккан,  документлары ялган булса; кунак номер өчен вакытында һәм тиешле күләмдә түләмәсә; кунакның килеш-килбәте пычрак, җыйнаксыз булса; кунак исерек халәттә яисә үзен агрессив яки адекват булмаган рәвештә тота икән; «Волга» ЯҮнең эчке яшәү тәлапләрен сакламаса; кунакның исеме үзәкнең теләнмәгән кунаклар журналында табылса һәм башка РФ кануннарына каршы килә торган – әлеге очракларда администратор кунакны урнаштыруда каршы килергә хокуклы. Бәхәсле мәсьәләләрне «Волга» ЯҮ администрациясе чишә. 
11.5.    «Волга» ЯҮдә теләнмәгән кунаклар журналы алып барыла. Анда элек үзәктә яшәгән һәм төрле сәбәпләр аркасында куып чыгарылган кунаклар исемлеге; ТР ЭЭМ тарафыннан эзәрлекләүче кешеләр исемлеге керә.
12.     «Волга» ЯҮ һәм кулланучыларның җаваплылыгы.
12.1.    Күрсәтәсе хезмәт буенча килешенгән йөкләмәләрне өлешчә яки тулысынча үтәмәгән очракта, гаепле як китерелгән зыянны капларга тиеш.
12.2.    Көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда, ягъни су басу, янгын, җир тетрәү һәм башка җир-күк хәвефләре, сугыш, забастовкалар, дәүләт һәм хөкүмәт тарафыннан кылынган гамәлләр сәбәпле килешенгән йөкләмәләрне өлешчә яки тулысынча үтәмәлгән өчен бер як та җавап тотмый. 
12.3.    Күрсәтелгән хезмәтләрнең кимчелекләре ачыкланган очракта кунак әлеге кимчелекләрне бушлай һәм күрсәтелгән вакытка бетерүне яки күрсәтелгән хезмәт өчен бәяне киметүне тәлап итәргә хокуклы.
12.4.    Күрсәтелгән хезмәтләрнең кимчелекләре кунак гаебе сәбәпле килеп чыкканы ачыкланса, «Волга» ЯҮ әлеге кимчелекләр өчен җавап тотмый.
12.5.    «Волга» ЯҮ кимчелекләрне күрсәтелгән вакытка төзәтеп бетермәсә, гамәлдәге канунчылык буенча, кунак күрсәтәсе хезмәт буенча килешүне өзәргә хокуклы.
12.6.    Кунак гаебе сәбәпле (шәхси әйберләр таралып ятса, җыештыручыга номерны җыештырырга мөмкинлек бирмәсәләр) вакытында җыештырмаган номер өчен «Волга» ЯҮ администрациясе җавап тотмый.
12.7.    Кунак тарафыннан түләнгән акча килешүне өзгән көнне яки 7 көннән дә соңрак булмаган срокта кире кайтарыла.
12.8.    Милке югалган яки ватылган очракта, кунак кичекмәстән администраторга хәбәр итәргә тиеш. Тору вакыты ахырына кадәр кунак «Волга» ЯҮнә дәгъваларын җиткермәсә, аның милке югалмаган һәм ватылмаган дип исәпләнә.
12.9.    Онытылган әйберләр табылган очракта, аның хуҗасы билгеле булса, «Волга» ЯҮ кичекмәстән әйбер хуҗасына хәбәр итәргә тиеш. Онытылган әйберләр кунакханәдә 6 ай саклана, соңыннан хакимият вәкилләренә тапшырыла яки билгеле формада акт төзелеп юк ителә.
12.10.     Кунаклар тарафыннан «Волга» ЯҮнә шактый зур материаль зыян килгән очракта билгеле формада акт төзелә. Бу очракта, китергән зыянны каплаудан кала, кунак үз ихтыяры белән яки суд аша мебель алу яки ремонт вакытында «Волга» ЯҮ кичергән югалтуларны да капларга тиеш.