• Русский
  • Tatarça

"Волга" яшьләр үзәге" дәүләт автоном оешмасы

Татар балалар лидеры мәктәбенә рәхим итегез!

2016 елның 7 – 12 ноябрендә "Волга" яшьләр узәгендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге  «Татар балалар  лидеры мәктәбе» уздыра.
Чараның төп максаты булып, Татарстаннан читтә яшәүче татар балаларын, татар яшьләре оешмаларында эшләүче активистларны барлау, аларга ярдәм итү, киләчәктә үзләрен күрсәтү һәм үсү өчен шартлар тудыру. Шулай ук татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә урнашкан татар милли-мәдәни автономияләрендә татар балалары белән эшләүнең аерым бер юнәлешен булдыру планнаштырыла. Әлеге мәктәптә 15 төбәктән 100ләп бала катнашачак дип күздә тотыла.
«Татар балалар лидеры мәктәбе» үзенә 7-11 сыйныфларда укучы Россия Федерациясе төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче, үз төбәгенең  иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнаша торган татар балаларын җыя.
6 көнгә каралган чараның программа кысаларында балаларның белемнәрен арттыру өчен лекция, гамәли дәресләр, түгәрәк өстәл, диспутлар, татар зыялылары белән очрашулар үткәреләчәк.