• Русский
  • Tatarça

"Волга" яшьләр үзәге" дәүләт автоном оешмасы

Тарихтан

Молодежный центр ВолгаЕл әйләнәсендә эшли торган Республикакүләм яшьләр үзәген булдыру турындагы карар 2009 елда – Яшьләр елында барлыкка килде. Җөмһүриятебез хөкүмәте һәм ААҖ “Татнефть” Боровое Матюшинода 40 ел элек төзелгән халыкара лагерь “Волга” урынына яшьләр өчен заманча спортлаштырылган сәламәтләндерү һәм туристлар кабул итү үзәген төзү турында килештелэр. (Проектның заказ бирүчесе булып Җөмһүриятебез хакимияте тора, инвесторы – ААҖ “Татнефть”,  оештыручысы – Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы.)

2011 елнын 1 февралендә “Волга” Яшьләр үзәге тантаналы рэвештә ачылды. Яңа объект каршындагы символик тасманы Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов һәм Россия Федерациясенең спорт, туризм һәм яшьләр политикасы министры Виталий Мутко кисте. Тантанада шулай ук ААҖ “Татнефть”нең генераль директоры Шәфәгать Тахаутдинов, ҖЧҖ “Спорт-коммерция оешмасы”ның капиталь төзелеш бүлеге җитәкчесе Илдус Хәбибуллин, Лаеш районы администрациясе башлыгы Михаил Афанасьев, иҗтимагый студентлар оешмасы вәкилләре һәм Универсиада-2013 волонтерлары катнашты.

“Сезне шушы искиткеч вакыйга – шушындый яшьләр үзәге ачылуы белән чын күңелдән котлап үтәсем килә, – дип кунакларга мөрәҗәгать итте Виталий Мутко. – Татарстан – яшьләр республикасы, монда бик күп студентлар яши, Казан – Универсиада башкаласы. Һәм һичшиксез мондый үзәк яшьләрнең үсешенә һәм сәламәтләндерүләренә ярдәм итә”.

“Яхшы яшьләр үзәге, лагерь булдыру турында без күптән хыяллана идек, һәм “Татнефть” компаниясе булышлыгы белән без бу хыялыбызны чынга ашырдык”, –  диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Шулай итеп, Татарстан яшьләренең инде ничәнче буыны хыялланган искиткеч үзәк барлыкка килде.

2011 елның 21 июнендә үзәк беренче яшьләр чарасын кабул итте. Үзәктә XVI республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале – 2011 булып узды. Фестивальдә Татарстанның 27 районынан 65 кеше катнашты. Ике коннән яшьләр үзәгендә Идел буе федераль округының “Универсиада синең шәһәрдә” яшьләр форумы башланды. Әлеге форумда Казанда узачак Универсиада-2013 багышланган FISU флагы эстафетасына әзерлек эшләре башланды.

Форумда Идел буе федераль округының 14 регионынан вәкил катнашты: Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашия, Киров, Түбән Новгород, Оренбург, Пенза, Самара, Саратов, Ульян өлкәләре, шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербург. “Волга” яшьләр үзәге беренче эшли башлаган елында республикадан, Россиянең төрле регионнарыннан, чит илдән 1800 нән артык бала һәм яшүсмер кабул итте.