• Русский
  • Tatarça

"Волга" яшьләр үзәге" дәүләт автоном оешмасы

Ашау-эчү

Актив физик һәм акыл күнегүләреннән соң кунаклар безнең 200 кешегә исәпләнгән кафега рәхим итә алалар. Аксыл көрән һәм көрән тондагы классик интерьер, кунакчыл персонал, тәмле ризыклар – болар бар да һәр кунакның күңеленә хуш килер.

Саф һавада ял итүчеләр өчен без туклануны уңайлы чатырда оештырырга тәкъдим итәбез.

Дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше аерылгысыз. Шуның өчен без, спорт юнәлешендә эшләүче үзәк буларак, үзебезнең кунакларга файдалы һәм шул ук вакытта тәмле туклану тәкъдим итәбез. Майны күп салмыйча, кыздырмыйча парда пешерү ризыкның файдалы матдәләрен һәм витаминнарын сакларга булыша. Безнең меню төрле азык-төлек төркеменнән торган ризыкка бай: яшелчә, җиләк-җимеш, ярмалы культура, ит, балык, кош ите, сөт ризыклары, йомырка, чикләвек, май, хайван һәм үсемлек мае, яшел үлән.